Чит телләрдәге әдәбият бүлегенең структур бүлекчәсе. Ул Мәскәүдәге Алмания илчелеге каршында эшләүче Гёте исемендәге Алман мәдәни үзәге инициативасы белән ачылды. Зал, Алмания турында алман һәм рус телләрендә дөнья күргән документларның универсаль фондына нигезләнеп, китапханәдән файдаланучыларга хезмәт күрсәтә. Фонд үз эченә китаби басмаларны, белешмәлекләрне, вакытлы матбугат басмаларын һәм традицион булмаган чыганаклардагы документларны берләштерә.

Хезмәт күрсәтү төрләре:

• залда һәм төнге түләүле абонемент аша документларны вакытлыча файдалануга бирү;
• мәгълүмат эзләү буенча консультация бирү;
• залның эше белән бәйле барлык төр белешмәләр бирү;
• компьютерда мөстәкыйль эшләү өчен машина вакыты бүлеп бирү;
• нәфис, белем бирүче һәм документаль видеофильмнар һәм экранлаштырылган театраль постановкалар карау;
• алман телен өйрәнүдә ярдәм итүче видеокурслар карау;
• музыкаль компакт-дисклар һәм аудиокитаплар тыңлау;
• алман телендә шушы тел вәкилләре белән «Аралашу клубы» эшчәнлеген оештыру;
• белем бирүче семинарлар һәм тренинглар үткәрү;
• видео һәм тавыш яздыру;
• ксерокүчермә ясау һәм принтерда бастыру.

 

Пичугина Галина Валентиновна
Пичугина Галина Валентиновна
Алман уку залының кураторы
Элемтә өчен мәгълүмат
Адрес: Пушкин ур., 86 йорт
E-Mail:

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International